Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлатканча, 01.09.2025 елдан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30.06.2021 № 1097 карарына үзгәрешләр кертү турында» 21.08.2025 № 1259 карары үз көченә керде, ул федераль дәүләт ветеринария контролен (күзәтчелеген) уздыру Тәртибен төгәлләштерә.
Үзгәрешләр нигезендә планлы контроль чаралар гадәттән тыш һәм югары куркыныч категорияләренә кертелгән объектларга карата гына уздырылачак.
Аерым алганда, вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан контроль (күзәтчелек) чараларын үткәргәндә пилотсыз авиация системалары, шулай ук пилотсыз авиация системаларыннан файдаланып алынган пространство мәгълүматлары файдаланылырга мөмкин.
Инспекция визиты, рейд каравы, урынга барып тикшерү, экспертиза дистанцион аралашу чараларыннан, видеоконференцэлемтә ярдәмендә, шулай ук «Инспектор»мобиль кушымтасыннан файдаланып башкарылырга мөмкин.