Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлатканча, 01.03.2025 елдан Россиядә биологик калдыклар белән эш итүне хокукый җайга салуда, шулай ук үләт базларын эксплуатацияләүдә һәм бетерүдә үзгәрешләр үз көченә керде.
Яңа нормалар нигезендә, биологик калдыкларга түбәндәгеләр керә: :
- хайван калдыклары;
- ветеринария эшчәнлеге нәтиҗәсе булган терлекчелек объектлары;
- ветеринария конфискатлары;
- терлекләрдән алынган азык һәм азык булмаган чималны эшкәртү калдыклары.
Әлеге калдыклар белән эш итү «ВетИС»Федераль Дәүләт Мәгълүмат Системасына кертелгән оешмаларга һәм гражданнарга рөхсәт ителгән.
Шул ук таләп биологик калдыкларны юкка чыгару объектларына да кагыла.
Мөһим яңалыклар булды:
- үләт базларында аеруча куркыныч биологик калдыкларны юкка чыгаруны тулысынча тыю;
- яңа үләт базлары төзүне тыю;
- гамәлдәге үләт базларын акрынлап бетерү;
- уртача куркынычлы калдыкларны юкка чыгару өчен элек төзелгән үләт базларыннан файдалану бары тик 01.01.2030 елга кадәр генә рөхсәт ителә;
- бу датадан соң барлык үләт базлары ветеринария кагыйдәләре нигезендә бетерелергә тиеш.
Күрсәтелгән үзгәрешләр түбәндәге норматив актлар белән кертелгән – 12.12.2023 № 582-ФЗ Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 27.06.2024 № 871 карары, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 05.11.2024 № 655, 07.11.2024 № 669 һәм 11.11.2024 № 272 боерыклары, Россельхознадзорның 05.11.2024 № 1419.