5 декабрьдә Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсларында җиңүчеләрне котлау булды. Безнең район призерлар һәм җиңүчеләр саны буенча республикада иң яхшыларның берсе булды. Бүләкләү тантанасында Балтач районының 8 укучысы дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Укучыларыбызга һәм аларның укытучыларына киләчәктә дә уңышлар һәм иҗади җиңүләр телибез