Безнең "Форпост" үзәге беренче
Шимбә кичендә шатлыклы хәбәр белән уртаклашабыз! 2025 елның эш нәтиҗәләре буенча Балтач "Форпост" үзәге Республика күләмендә 1 нче урын алды.
Балтач районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин Мактау грамотасы белән, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция майоры Илгиз Васильев Риф Моратов премиясе белән бүләкләнде. Котлыйбыз!