Балтач районы Ватаныбызга сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән алты Советлар Союзы Геройлары– Габдулла Гарифуллин , Хафиз Сабиров, Хәбибулла Ибраһимов, Василий Булатов, Гайфетдин Гыйльметдинов, Бакый Рәхимовларны биргән җир. Батыр райондашларыбызның исемнәре ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калган.
Рәсәй Герое Олег Исаев, Социалистик Хезмәт Герое Рим Зарипов, Сәрвәр Нәфыйкова, Камил Гозәеров, Габдрахман Зарифовлар да районыбыз горурлыгы, һәрчак халкыбыз хәтерендә.
Илебездә киеренке чор, халкыбызның иреген чикләргә тырышучыларга каршы көрәш бара. Махсус хәрби операция зонасында барган бәрелешләрдә районыбызның мобилизацияләнеп, контракт буенча киткән ир-егетләре дә катнаша. Бик кызганыч, Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган егетләребез дә бар. «Батырлык» ордены кавалерларының, курку белмәс райондашларыбызның кыюлыгы һәм фидакарьлеге аркасында без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз, илебез һәм аның тарихы белән горурланабыз.
Геройларыбыз йөргән сукмаклардан горурлык хисләре белән алга атлыйк, исемнәрен онытмыйк, яшь буыннар алдында аларның кылган игелекле, батырлык гамәлләрен маяк итеп күрсәтик, хөрмәтле райондашлар!
Геройлар көне белән! Батырларыбыз даны мәңгелек!
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.