Балалар Яңа ел капчыкларын бизәделәр һәм Балтач китапханәсендә «Радуга» клубы мастер-классында бүләкләр алдылар

2025 елның 5 декабре, җомга

Яңа елга бүләкләрне Кыш бабай белән Кар кызы алып киләләр. Ул бүләкләр матур нәни капчыкларда, тартмачыкларда булырга мөмкин. Ә менә 4 декабрь көнне, инвалидлар декадасы кысаларында,  Балтач Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” (“Радуга”) клубы үткәргән мастер-класста балалар бүләкле дә  булдылар, нәни капчыкларны  үзләре бизәп тә карадылар. Берьюлы ике сөенеч:  үз куллары белән бизәлгән капчык, ә аның эчендә кирәкле дә, баллы да Яңа ел күчтәнәче! Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, кадерле балалар! Сөенечләрегез гел күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International