Махсус операция ветераннарына котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды

2025 елның 5 декабре, җомга

Бүген район мәдәният үзәгендәге чарага шулай ук махсус хәрби операция ветераннары да чакырылды.

"Сез сугыш кырындагы дәһшәтләр турында ишетеп кенә таныш түгел, ә үз тәҗрибәгездә хәрби хәрәкәтләрнең нәрсә икәнен белүчеләр. Үлем кыры эчендә кайнап, илебез азатлыгы хакына сәламәтлегегезне биргән, әмма һәрвакыт Ватаныбызга тугрылыклы һәм аның чикләрен сакларга әзер булган батыр солдатлар!
Хәзерге вакытта да сез актив рәвештә тормыш алып барасыз, бер-берегезгә терәк булып, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына һәм инвалидларга җәмгыятьтәге тормышка җайлашырга ярдәм итәсез. Сабырлыгыгыз, ихтыяр көчегез,батырлыгыгыз алдында баш иябез!Районыбыз тормышында актив катнашканыгыз өчен рәхмәт, сезгә! Һәрвакыт көчле рухлы булып яшәгез!- диде район башлыгы үз чыгышында.

Соңыннан егетләргә бәйрәмнең истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International