Декабрьның тәүге ункөнлеген ил югарылыгында инвалидлар декадасы итеп үткәрү матур традициягә әйләнде.
Әлеге декада - физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тарафыннан көтеп алынган, рәхим-шәфкать тулы ункөнлек. Мөмкинлекләре чикле булып та, чиксез мөмкинлекләргә ия кешеләр - сабырлык һәм рухи ныклык ачылышы, мәрхәмәтлелекнең нигезен аңлаучылар алар.
Бүген район мәдәният үзәгендә язмыш сынауларына баш имичә, түземлек, сабырлык, тырышлык белән авырлыкларны җиңеп яшәүчеләрне хөрмәтләдек. Фойеда кул эшләре күргәзмәсе, ә залда "Сандугач керде күңелгә" концерты аша аларның иҗаты, талантлары белән таныштык.
Күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек әлеге концерты оештыручыларга олы рәхмәтемне җиткерәм.
Кеше йөрәгендә шәфкатьлелек һәм миһербанлылык - иң күркәм сыйфатлар. Тирә-юньдәгеләрегә карата һәрчак рәхим-шәфкатьле, ярдәмчел булыйк, янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузыйк, җан җылысын, игътибарыбызны кызганмыйк.