Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Юмарт сишәмбе"халыкара хәйрия акциясенә кушылды. Инвалидлар, шул исәптән өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен бушлай чәч кисү оештырылды.
"Орхидея" салоны чәчтарашчысы Розалия Гыйниятуллинага актив тормыш позициясе өчен зур рәхмәт. Игелекле, ярдәмчел һәм юмарт булуыгыз өчен рәхмәт.