"Хыял" яшьләр үзәгендә Спартакиада: мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен рух көче һәм тормыш шатлыгы

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Хыял» яшьләр үзәгендә мөмкинлеге чикле кешеләр өчен Спартакиада ярышлары узды. Спартакиада ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов катнашты һәм чарада катнашучыларга уңышлар теләде. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Чара ахырында мөмкинлеге чикле райондашларыбыз мастер-класста катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International