Тәрәз төбен балкыткан чүлмәктә үсүче гөлләр дә, бакчаларны яшелләндерүче чәчкәләр дә һәрберсе үзенчә матур. Алар барысы да табигатьнең күзләре кебек, алар “Без дөньяны матурларга туган”, - дип әйтәләрдер шикелле. Нәкъ чәчәкәләр кебек кешеләр дә төрле-төрле: тышкы кыяфәтләре, яше, холкы, милләте, дине, сәләтләре, мөмкинлекләре... – барысы да аерылып тора. Әмма аларның төрле булуы белән кешелек дөньясы кызыклы һәм матур, шунысы да хак – һәркемгә җылы караш, якты йөз, тәмле сүз, аңлау, терәк кирәк.
3 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Инвалидлар декадасы кысаларында узган “Оглянись вокруг” дип аталган яхшылык дәресе кешелеккә бик кирәкле, дөньяны матурлый торган сыйфатлар турында сөйләшеп башланды. Чарада катнашкан Балтачи урта мәктәбенең 6-а сыйныфы укучылары “Доброта” дип исемләнгән социаль видеоролик карап фикер алыштылар, “Теләкләр муенсасын” тезеп, бер-берсенә булган изге теләкләрен җиткерделәр, бергәләшеп, “Ассорти” башваткычын чиштеләр.