Инвалидлар декадасы кысаларында зур күргәзмә-сату булды

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Бүген, инвалидлар декадасы кысаларында, башкаланың "Әкият" курчак театрында зур күргәзмә-сату булды.

Биредә ел саен үз продукциясен җитештерүче авыл кешеләре дә хезмәт күрсәтә.

Социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме алган үзмәшгульләребез Альбина Сибгатуллина, Рәшидә Гафиуллина һәм Алинә Зәйнетдинова бүген "Наз"үзәге хезмәткәрләре белән берлектә ярминкәдә катнаштылар

Шулай ук теркәлгән үзмәшгульләр Гарипова Зәлия һәм Сәфәргалиев Азат - кул эшләре остасы, лаеклы ялда пенсионер Гөлнур Вәлиева да үз продукциясен тәкъдим иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, социаль контракт "гаилә"милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Милли проект гаиләләргә шәхси инициативаларын тормышка ашырырга ярдәм итә, төбәкләрдә демографик вәзгыятьне яхшырта һәм социаль тотрыклылыкны ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International