Бүген Балтач муниципаль архивы төп чараларның Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты белән килештерелгән планы нигезендә Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 4Б сыйныфы укучылары белән Батырлык дәресе үткәрде.
Муниципаль архивның шәхси фондларыннан балаларга Бөек Ватан сугышында катнашучы, «Кызыл Йолдыз» һәм «I дәрәҗә Ватан сугышы» орденнары кавалеры Булатов Салих Якуп улының документлары күрсәтелде.
Ахырда алар бүгенге геройларыбызга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга психологик ярдәм күрсәтергә булдылар һәм һәркайсы хат язып, балаларча ихлас, җылы теләкләрен җиткерде.