Ир-атның репродуктив сәламәтлеге бала табу сәләтенә йогынты ясый ала торган авырулар булмау, гармонияле рухи халәт һәм кайчан һәм күпме бала табарга икәнен мөстәкыйль хәл итү мөмкинлеге белән билгеләнә.
Репродуктив сәламәтлекне тумыштан ук күзәтергә кирәк. Күпләр бу хакта уйламаса да, булачак ир-атның сәламәтлеге тормышның беренче көннәреннән үк салына. Бала тапмау ир-атларда да, хатын-кызларда да бертигез еш очрый, әмма традиция буенча беренче булып табибка хатын-кыз мөрәҗәгать итә.
Репродуктив яшьтәге ир-атларны диспансерлаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Балтач районының табиб-уролог Зарипов Рамил Рим улыннан һәм гомуми практика табибының шәфкать туташы Заһидуллина Лилия Мөдәрис кызыннан торган медицина бригадасы Татарстан Республикасы Балтач районының Түбән Кня авылында булды. Визит барышында 19 яшьтән 49 яшькә кадәрге 14 ир-ат каралды.
Шулай ук күчмә кабул итү кысаларында Татарстан Республикасы «Балтач үзәк район хастаханәсе» ДАССОның табиб-урологы Зарипов Рамил Рим улы пациентларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, дөрес туклану, даими физик активлык, зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм ел саен профилактик медицина тикшерүләре нык сәламәтлек нигезе булып тора.
Репродуктив сәламәтлекне диспансерлаштыру «дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында үткәрелә һәм 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге ир-атларның һәм хатын-кызларның сәламәтлек торышын комплекслы бәяләүне күздә тота.