Киләчәк икътисады өчен кадрлар: Татарстанда укучыларны технологик эшкуарлыкка өйрәтәчәкләр

2025 елның 8 ноябре, шимбә

2025 елның 1 октябрендә Татарстан мәктәпләрендә «Мәктәп бизнес-старты» республика программасы буенча укулар яңадан башланды. Яңа уку елы проекты 11 меңнән артык баланы үз эченә алачак һәм урта мәктәптә эшкуарлыкка өйрәнүгә нигез салуны дәвам итәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда дүртенче ел рәттән «Мәктәп бизнесы-старты» масштаблы республика программасы гамәлгә ашырыла. Аны  «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге оештыра.

Күңелсез лекцияләр урынына — уен форматлары, анда балалар практикада идеяләр генерацияләргә, бизнес-планнар төзергә, үз проектларын ышандырырлык итеп тәкъдим итәргә һәм якларга өйрәнәләр. Яшь эшкуарның бу мәктәбе күнекмәләрне үстереп кенә калмый, ә Татарстанның киләчәк икътисадына нигез сала, мотивацияле һәм компетентлы белгечләр әзерли.

«Инде дүртенче ел Татарстанда Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Мәктәп бизнес-старты» программасы эшли, ул бөтен республика яшүсмерләре өчен эшкуарлык дөньясына ишек ача. Проектның географиясе гаҗәпләндерә: 34 000 артык укучы, зур булмаган шәһәр һәм авыллардан килгән балаларны да кертеп, бизнес алып бару нигезенә чумган инде. Яңа уку елында без бизнес-бергәлек белән турыдан-туры диалог булдырып, тирәнтен практик юнәлешле укытуга игътибар иттек. Ахыргы бурыч – профильле сыйныфларны тәмамлаучылар, бигрәк тә IT һәм инженерлык мәктәпләреннән, югары класслы белгечләр генә түгел, ә үз технологик стартапларын булдыручылар да була алсын өчен мөмкинлекләрне гамәлгә ашыру. Моның өчен без, эшкуар ышанычлырак һәм ихтыяҗлырак продуктлар тудыра ала торган нигезләрне белеп һәм киләчәктә проблемаларны хәл итә алсын өчен, программаны яңадан эшләтеп җибәрдек, кибер-куркынычсызлык һәм цифрлы финанс грамоталылыгы буенча гамәли блоклар өстәдек», –  дип билгеләде Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

2025 елда проект 71 мәктәпне колачлаячак. Алар арасында 14 Казан мәктәбе (3 меңнән артык укучы белем алачак), 8 мәгариф учреждениесе - Чаллы шәһәреннән, шулай ук республиканың 17 районыннан 49 мәктәп: Зеленодольск, Теләче, Кама Тамагы, Саба, Апас, Кукмара, Буа, Кайбыч, Чистай, Әлки, Алексеевск, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Әлмәт, Минзәлә, Зәй, Сарман, Тәтеш, Тукай, Бөгелмә һәм Нурлат районнары.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева:

«Безнең төп бурыч — мәктәп белемнәрен реаль проектларга әверелдерү. Профориентациянең яңа формаларын кертеп, без технологик эшкуарлыкка басым ясыйбыз. Проект эшчәнлеге, мәктәп компанияләре төзү һәм практик кейсларны хәл итү аша укучылар бәһасез тәҗрибә ала. Бу Татарстанның югары технологияле секторын үстерәчәк инноваторларның яңа буынын тәрбияләүнең иң нәтиҗәле ысулы».

Белем бирү программасы берничә этаптан тора. Октябрь аенда ук аларның беренчесе старт ала: 60 кешелек төркемнәрдә балалар бергәләп уңышлы бизнесменның портретын ясаячаклар, тест узачаклар, ә иң мөһиме — әзер бизнес-план һәм үзләренең беренче PR-стратегияле проектларын тәкъдим итәчәкләр.

Иң тапкыр һәм актив катнашучылар икенче этапка үтәләр, анда эшкуарлык теориясенә һәм практикасына чумачаклар. Монда аларны мәктәп компанияләрен эшләтеп җибәрү буенча команда семинарлары көтә, аларның финалы бизнес-мохиттән тәҗрибәле остазлар алдында идеяләрне тәкъдир итү булачак.

Алга таба катнашучылар үз көчләрен ике төп вакыйгада – Яңа ел алдыннан хәйрия ярминкәсендә һәм бизнес-кейслар чишелеше буенча чемпионатта сынаячак. Ә 2026 елның язында барысын да искиткеч финал көтә — мәктәп бизнес-компанияләре слеты.

Яңа катнашучылар өчен ориентир сыйфатында: узган сезон җиңүчеләре Мәскәүгә сәфәр белән бүләкләнделәр, анда легендар технопарк һәм «Сколково» бизнес-мәктәбендә булдылар.

«ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК КО «Минем бизнес» үзәгенең Эшкуарлыкка ярдәм үзәге җитәкчесе урынбасары Дина Бабий:

«Без яшь үзмәшгульләрнең зур потенциалын күрәбез һәм аларга стартта ярдәм итүне үз миссиябез дип саныйбыз. Ни өчен бу шулай мөһим? Чөнки яшьлектә алынган эшкуарлык күнекмәләре һәм лидерлык сыйфатлары — киләчәктә уңышлы карьера өчен нигез. Закон нигезендә, бизнеста үз юлыңны 14 яшьтә үк башларга мөмкин, һәм илкүләм проект безнең алда төгәл бурыч куя: мондый балалар өчен аңлаешлы һәм үтемле навигатор булу. «Минем бизнес» – ул нәкъ менә яшь кеше эшне теркәр кенә калмыйча, барлык кирәкле ярдәмне тулысынча алып, үзенең беренче проектын ышанычлы башлап җибәрергә мөмкин булган керү ноктасы».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International