Татарстан илкүләм проектларны мәгълүмати яктыртуны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты

2025 елның 9 ноябре, якшәмбе

19-21 сентябрьдә «Илкүләм приоритетлар» АКО Россия Федерациясе субъектларының төбәк проект офислары һәм матбугат хезмәтләре командалары өчен «Яңа илкүләм проектлар: гомуми киләчәк өчен нәтиҗәле коммуникацияләр» дигән көндезге белем бирү чарасын оештырды.

Стратегик сессия кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева илкүләм проектларны мәгълүмати яктыртуны оештыру тәҗрибәсе һәм Татарстанда муниципаль оешмалар вәкилләре белән багланышлар турында сөйләде.

Чараның программасына илкүләм проектларны, шул исәптән технологик лидерлыкны гамәлгә ашыруның барышы турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү ысулларын камилләштерүгә, илкүләм проектлар тарафыннан төзелгән объектларны брендлау системасын камилләштерүгә һәм аларда qr-кодлар урнаштыруга юнәлдерелгән стратегик сессияләр үткәрү кертелгән иде.

Моннан тыш, катнашучыларга дәүләт муникацияләр комитетында глобаль трендлар, илкүләм проектлар буенча төп коммуникация кампанияләрен эшләтеп җибәрү һәм ясалма интеллект ярдәмендә процессларны оптимальләштерү турында тәкъдир ителде.

Август йомгаклары буенча Татарстан I төркем төбәкләрдә илкүләм проектларны мәгълүмати яктырту өлкәсендә 1 нче урынны һәм Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында 6 нчы урынны алды.

2025 елда Татарстан Республикасында барлыгы 46 төбәк проектын үз эченә алган 12 илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Аларны гамәлгә ашыруга 45 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International