Яшь архивист мәктәбе . Балтач районы Башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Хәбибрахманова Венера Габделфәрт кызы Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуван гимназиясенең» 5 һәм 6 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Балалар архивның тарих һәм документлар дөньясына чумдылар, архив хезмәткәрләре эше турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, борынгы документларны аңларга өйрәнделәр һәм төбәгебезнең тарихи мирасын саклауның мөһимлеген аңладылар.
Аннары укучыларга кечкенә блокнотик һәм тылсымлы басма маҗаралары турында мавыктыргыч мультфильм күрсәттеләр. Бу балаларга үткән тормышны яхшырак күз алдына китерергә һәм архивта саклана торган һәр документның әһәмиятен аңларга ярдәм итте.
Бу очрашу балаларны документларга сак карарга, ватаныбыз тарихын бәяләргә рухландырыр дип ышанабыз.