Гриппка каршы Вакцинация: 5 төп сорау
1. Кайчан прививка ясату яхшырак? Вакцинация өчен идеаль вакыт — сентябрь-октябрь айлары. Авыруларның сезонлы күтәрелеше башланганчы, организм 2 атна эчендә тиешле иммунитетны эшләп өлгерәчәк.
2. Ни өчен еллык вакцинация мөһим? Грипп вирусы даими рәвештә мутацияләнә, шуңа күрә узган ел эшләп чыгарылган иммунитет вирусның яңа төрләреннән сакламаска мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) актуаль штаммнардан максималь саклануны тәэмин итү өчен ел саен вакциналар составын яңарта.
3. Кем аеруча Прививкага мохтаҗ? 6 айдан алып 6 яшькә кадәрге балалар, 1-11 сыйныф укучылары, йөкле хатыннар, студентлар, һөнәри хәвеф-хәтәр төркемнәрендәге затлар (сәүдә, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсе хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре, мәгариф хезмәткәрләре), 60 яшьтән өлкәнрәкләр, хәрби хезмәткә чакырылучылар, хроник авырулары булган затлар югары куркыныч зонасында була.
4. Заманча вакцина никадәр куркынычсыз? Заманча вакциналар сыйфат контролен үтә. Аларда вирусның инактивлаштырылган компонентлары яки аларның өлешләре бар һәм алар авыру китереп чыгара алмыйлар. Укол урынында бераз кызару яки кыска вакытлы температура күтәрелү рәвешендә индивидуаль реакцияләр булырга мөмкин.
5. Вакцинация алдыннан нинди дә булса анализлар тапшырырга кирәкме?
Юк, гриппка каршы вакцинация алдыннан бернинди махсус тикшеренүләр дә таләп ителми. Вакцинация алдыннан дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.