Көзге мастер-класс

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Көз. Тирә-юньдә сары, кызыл төсләрнең барлык төсмерләрен табарга мөмкиндер. Рәхәтләнеп муллыкка, матурлыкка сөенер, хозурланыр чак.
30 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Салават күпере” клубының чираттагы дәресе узды. “Осенние чудесные мгновения” (“Көзге тылсымлы мизгелләр”) дип аталган мастер-класста катнашучыларга халкыбызның милли бәйрәме Сөмбеләнең асылы турында сөйләнелде. Кызлар көзге яфраклар, гөмбә, көзге җиләкләр белән бизәлгән ободоклар ясадылар. Бәлки аларның көз кызы – Сөмбелә булып карыйсы килгәндер?  Тагын да гүзәлләнеп киттеләр бит! Бу гүзәллек  белән дөнья тагын да ямьләнсен!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International