Район башлыгы Нотфуллин Р. Р. Бөек Ватан сугышы ветеранын өлкәннәр көне белән котлады

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

"Өлкәннәр" декадасы уңаеннан Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугыш ветераны Гыйльван Гыйльмулла улы Гыйльмуллинны бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр тапшырдым. Гыйльван аганың күңеле көр. Безне һәрвакыт сөенеп каршы ала.Илебезнең каһарман улы, тыныч шартларда да безгә батырлык үрнәге булып яшәүче ветераныбыз - Гыйльван агага быел 95 яшь тулды. Аллаһе Тәгалә киләчәктә дә хәерле гомерләр насыйп итсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International