Балтач Үзәк балалар китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә үтте

2025 елның 26 сентябре, җомга

Табигатьтә галиҗанәп алтын көз. Бераз салкынайтып җибәрсә дә, кояш  җир өстенә нурларын мул сибә.
Менә шундый матур көзге көндә – 25 сентябрьдә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне  уңаеннан “Әбекәем, бабакаем, рәхмәт әйтә балакаең” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. 
Балтач урта мәктәбенең 3-А сыйныфы укучылары  әби-бабайларына күтәренке кәеф бүләк иттеләр, аларга багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. 
Кичә  ике буын катнашында күңелле уеннар белән дә үрелеп барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International