Балтач районы прокуратурасы аңлата: ОКВЭД блогерлар өчен аерым кодлар кертелде

2025 елның 21 сентябре, якшәмбе

​Росстандартның 2025 елның 21 мартындагы 208-ст номерлы «ОКВЭД 2нең Гомумроссия икътисадый эшчәнлек төрләре классификаторына 79 / 2025 үзгәрешләрен раслау турында» гы боерыгы белән ОКВЭДТА блогерлар өчен аерым кодлар кертелде.

Икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторына социаль челтәр кулланучысының мәгълүмат тарату эшчәнлеген (70.21.1) һәм социаль челтәр кулланучысының реклама тарату эшчәнлеген (73.11.1) чагылдырган яңа кодлар кертеләчәк. Аларны 2025 елның 1 маеннан исәпкә алырга кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International