«Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне район үзәк хастаханәсенә илтү дәвам итә

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

«Озак һәм актив тормыш» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзәк район хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина тикшерүе үтү өчен дәвам итәләр.

Район үзәк хастаханәсендә, Чепья, Кариле, Яңгул амбулаторияләрендә график буенча көн саен авыл торак пунктларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар медицина тикшерүе уза.

Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре сәфәр алдыннан пенсионерларны гомуми тикшерү һәм сораштыру үткәрәләр, кан басымын үлчиләр. Район хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнарны табиб-терапевтлар кабул итә.

Өлкән яшьтәге гражданнар район үзәк хастаханәсенә алып барганнары өчен рәхмәт белдерәләр. «Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучы Кәбирова әлфия хастаханәсенгә алып баруда  ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә. Олы яшьтәге әлфия апага  өйдә йөрергә   бик авыр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International