30 август – Татарстан Республикасы көне. Әлеге бәйрәмне каршылап, 26 август көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Татар иле - Татарстан” дигән исем астында танып белү программасы үткәрелде. Чарага килгән кунаклар – 5нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүчеләр, бергәләп, Татарстан Республикасы турында сорауларга җавап эзләделәр, биремнәрне үтәделәр. Балалар танып-белү программасы барышында алынган белемнәрен ныгыту өчен, триколорның төп төсләрен символлаштыручы кәгазь чәчәкләр белән Татарстан Республикасы флагын ясадылар.