Прокуратура аңлата. Дәүләт хезмәтләреннән яңа сервис мошенниклардан яклаячак

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Дәүләт хезмәтләреннән яңа сервис мошенниклардан яклаячак

Интернет-мошенниклардан саклану өчен бердәм дәүләт хезмәтләре порталында «тормыш ситуациясе»комплекслы сервисы эшли башлады.

Бердәм биттә җинаятьчеләр белән очрашкан яки үзен «Интернет»челтәрендә сакларга теләүчеләр өчен файдалы мәгълүмат тупланган.

Күрсәтелгән сервиста түбәндәге мөмкинлекләр каралган:

- кредитларга үз-үзеңне тыю билгеләргә;

-кредит тарихын һәм рәсмиләштерелгән SIM-карталарны тикшерергә;

 шикле шалтырату турында хәбәр итәргә;

- шәхси мәгълүматларыгыз «Интернет»челтәренә эләксә, нишләргә икәнен белергә;

- күпфункцияле үзәкнең (КФҮ)якындагы бүлекләрен табарга;

- мошенниклык схемаларын өйрәнергә;

- үзеңнең цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен бәяләргә;

- мәгълүмати куркынычсызлык курсларына язылырга.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International