"Шошма моннары". Татарстанда җәй

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Татарстанда җәй дәвам итә! Ә Балтачта «Шушма моңнары» музыкаль күңел ачу-ял чарасы, әле җәйге ямьле фасыл тәмамланганчы, райондашларыбызга рухи ял һәм күңел күтәренкелеге бүләк итәчәк!

Бик матур, бәрәкәтле булса да, җир җимертеп хезмәт куярга яраткан халкыбыз өчен эш-мәшәкате күп җәйге айларның. Ләкин алар намус белән тырышып эшләргә дә, күмәк итеп гөрләшеп ял итәргә дә вакыт таба беләләр! Бүгенге кичтә дә Шушма буе гөрләп тора!

«Шушма яр буе» паркында үткәрелүче «Шушма моңнары» фестивале эстафетасын, бүген, районыбызның 5нче номерлы балалар бакчасы коллективы кабул итеп алдылар. Гадәттәгечә, җәйге рәхәт, тын кич җыр-моңга күмелде, дәртле биюләрдән күңелләр күтәрелде,  йөрәкләргә быелгы җәйнең тагын бер ямьле истәлеге өстәлде.

#Летовтатарстане

#Айдагулять

#Годзащитникаотечества

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International