Пилотсыз очу аппараты һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез!
Торак пунктлар өстеннән пилотсыз очкычларга очу тыела, шуңа күрә аларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күргән яки ишеткән очракта (тавышы самолетныкына охшаш), куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк

⚡ДРОН - ТОРМЫШ ӨЧЕН ЖИТДИ КУРКЫНЫЧ

Пилотсыз очкыч күргәндә нишләргә?
🔸Ачык урыннан китеп, 112 хезмәтенә очкыч турында хәбәр итәргә, үз урыныңны әйтергә, дронны тасвирларга һам аның очыш юнәлешен күрсәтергә кирәк.

⚡Куркынычсызлык кагыйдәләре:
🔻Паникага бирелмәскә, башкаларны паникага салмаска!
🔻Куе агачлар астына качарга, алар пилотсыз очкычлар һөҗүменнән иң яхшы ышык урын булып тора.
🔻Транспорт чараларыннан төшеп, алардан ераграк китәргә.
🔻Кешеләр күп жыелган ачык мәйданчыклардан читкә китәргә.
🔻Куркынычсыз урынга траекторияне үзгәртеп йөгерергә тырышырга!
🔻Куркынычсызлык өчен иң яхшы урыннар – подваллар һәм ышыклану урыннары!
🔻Өйдә булган очракта, подвалга төшәргә.
🔻Үзең белән бары кирәкле документларны, акча һәм банк карталарын, дарулар, телефон өчен зарядка, алмашка кием һәм бер-ике шешә су алырга кирәк.
🔻Кәрәзле телефоннан файдаланмаска.
🔻Яшеренү урыны итеп фольгадан ясалган термоодеялны кулланырга була, ул пилотсыз очкыч өчен чагылыш бирә һәм кеше барлыгын сиздермичә калдыра.
🔻Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм чатларда урын турында мәгълүмат булган һава һөҗүменә каршы оборона системалары эшенең фотосурәтләрен яки видеоязмаларын бастыру тыела!
🔻Әгәр дрон турыдан-туры сезгә таба оча икән, стена артында (мәсәлән, ванна бүлмәсендә) ышык урын табыгыз. Урамда вакытта машинада калмагыз, ышык урын эзләгез яки җиргә ятыгыз.

 

☎Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге 2-43-46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International