Бүген илебез сугыш корбаннары булган балалар көнен билгеләп үтә

2025 елның 27 июле, якшәмбе

Бүген илебез сугыш корбаннары булган балалар көнен билгеләп үтә.
2022 елда Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин Указы белән гамәлгә куелган әлеге көн Донбасс сугышы корбаннары балаларын искә алу көне буларак тарихка уелды.

2014 елдан Украина Кораллы формированиеләренең хәрби агрессиясе нәтиҗәсендә 300дән артык бала һәлак булган. Фаҗигале вакыйгалар нәтиҗәсендә бер гаепсез балаларның гаиләләренә мәңге оныта алмаслык кайгы килгән.

Илебездә конфликт корбаннары - балаларның истәлеген сакларга ярдәм итүче чаралар үткәрелә.
Сугыш корбаннары булган балаларны искә алу - бөтендөньяда тынычлык өчен көрәш кирәклеген искәртү булып тора. Сабыйларның күз яше коелмасын.Күкләр аяз, илләр имин булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International