Татарстанда җәй дәвам итә! 26 июль көнне, "Сабантуй" ял паркында Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, ат чабышлары узачак.
Ярышлар ике яшьлек атлар, чиста токымлы айгырлар һәм бияләр, ярымтокымлы чабышкылар арасында оештырыла. Чабышкылар, гадәттәгечә, 1200 – 1800 метр аралыктагы дистанцияләрдә көч сынашачак.
Чабышта катнашырга теләк белдергән җайдакларның үзләре белән медицина справкасы, паспорт копиясе, саклагыч шлемнары булуы шарт! 14 яше тулмаган җайдакларга, бары тик әти-әнисенең рөхсәт кәгазе булган очракта гына, ярышларга катнашу рөхсәт ителә. Атлар – паспорты, ветеринар күзәтү узганлыгы хакында (1нче номерлы форма яки 4нче номерлы белешмә) белешмәсе булган очракта гына чабышта катнашу хокукы алачак.
Ярышларга теркәлү иртәнге сәгать 9.00 - 10.00.
Ат чабышларына старт 10.30 сәгатьтә бирелә.
Хөрмәтле райондашлар, сезне Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылачак чарага чакырып калабыз. Ярышлар имин һәм күтәренке рухта узсын!
#Летовтатарстане
#Айдагулять