Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында милли проектларны актив гамәлгә ашыралар

2025 елның 22 июле, сишәмбе

«Гаилә» милли проекты кысаларында Түбән Сосна авылында яшәүче Гөлүзә Зариповага, 29 яшькә кадәр өченче баласын тапкан авыл хатын-кызы буларак, 100 мең сум күләмендә республика социаль ярдәм чарасы билгеләнде!

Моннан тыш, күп балалы гаиләгә аларның статусын раслый торган яңа таныклык бирелде! Котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Зариповлар гаиләсенә шулай ук районның 25 мең сум күләмендә социаль ярдәм чарасы да түләнәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International