Спорт белән дус булган кешенең сәламәтлеге нык була. Төз, зифа буйлы кешегә карап, бөтенесе соклана. Ә гәүдәне сыгылмалы итү, мускулларны үстерү өчен тырышлык кирәк. Матурлыкны тудыру һәм сәламәтлекне саклау зур көч, түземлек, үҗәтлек таләп итә шул. Җир шарында кешеләр сәламәтлек турында онытмасыннар өчен календарьда нинди генә бәйрәмнәр юк! Шуларның берсе – 20 июль – Халыкара сикерүләр көне.
Шул уңайдан 18 июль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә ”Сәламәт булу – бәхет билгесе” (“Быть здоровым – значит быть счастливым”) дип аталган сәламәтлек дәресе үтте. 1нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалар презентация ярдәмендә сикерү булган спорт төрләре турында мәгълүмат алдылар, иң биеккә сикерүче тереклек ияләренең “унлыгын“ белделәр. Чараның икенче өлешендә балалар бик теләп сикерүле уеннарда катнаштылар.