Ышанмаслык та кебек — җәйнең яртысы инде артта калган! Кемнәрдер бу вакытны рәхәт ялга багышлады, кемнәрдер эш белән мәшгуль булды, ә кемдер яңа маҗараларга кереп чумды. Хәерлесе белән булсын, әле алда безне тагын ай ярым җәй көтә!
Татарстанда җәй! Балтачта җәй быел да һәркемнең күңелендә онытылмаслык мизгелләр калдырырга ашыга!
Бүген "Шушма яр буе" паркында, узган елның матур кайтавазы буларак, "Шушма моңнары" мәдәни күңел ачу-ял чарасы старт алды!
Фестивальне бай эчтәлекле концерт программасы белән район хакимияте хезмәткәрләре ачып җибәрде!
#Летовтатарстане
#айдагулять