"Шушма моңнары" фестиваленә чакырып калабыз!

2025 елның 11 июле, җомга

Татарстанда җәй! Балтачта җәй рухи күтәренкелек белән дәвам итә!

Нурлы төбәгебезнең ямьле табигате никадәр генә матур булмасын, кошлар сайравына күмелгән рәхәт кичләрне, шушы җәйге хозурлыкны күрә белү, рәхәт бәхеткә сокланып шөкрана кылу һәр кешенең үзеннән тора!

Чын авылча бәрәкәтле, җитеш тормыш алып бару өчен тырышып хезмәт куйган халкыбызга рухи күтәренкелек, күңелле һәм файдалы ял сәгате бүләк итү максатыннан, 15 июльдән Шушма буенда ачык һавада "Шушма моңнары" фестиваленә старт биреләчәк!

15 июль көнне мәдәни күңел ачу-ял чарасын бай эчтәлекле концерт программасы белән район хакимияте хезмәткәрләре ачып җибәрә.

Хөрмәтле райондашларыбыз, сезне "Шушма моңнары" фестиваленә чакырып калабыз! Җәйге ямьле кичләрне бергә күңелле итеп үткәрик!
#Летовтатарстане
#Айдагулять

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International