Балтач районы башлыгының Россия көне белән котлавы

2025 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 12 июнь илебез тарихында үзенчәлекле дата - Россия көнен билгеләп үтәбез.
Илнең тарихи үткәнен хөрмәт итү һәм аның өметле киләчәгенә ышану, Ватанны ярату, туган җиребез белән горурлану бүген миллионлаган россиялеләрне, шул исәптән без – балтачлыларны да берләштерә. Россия көне – тынычлык, теләктәшлек, милли бердәмлек бәйрәме.
Бүгенге көндә без ватанпәрвәрлек хисләре өстенлекле булган бөек тарихлы, бай мәдәниятле илдә, республикада яшәвебез, эшләвебез һәм тыныч тормыш алып баруыбыз белән бик бәхетле.  Россия - көчле, бәйсез дәүләт. Ул үзенең милли мәнфәгатьләре сагында нык тора һәм елдан-ел үз позицияләрен ныгыта бара.
Илнең абруе - аның төбәкләре, шәһәр-районнарының уңышларыннан һәм хезмәтеннән килә. Балтач районы халкы да ил үсешенә лаеклы өлеш кертә. Без үз районыбызны, республикабызны һәм илебезне чын күңелдән яратабыз, халкыбызның бай мәдәни мирасын саклыйбыз. Балаларыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләренең гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбиялибез, ил иминлеге безнең һәрберебезгә бәйле булуын аңлыйбыз.
Киләчәктә дә бердәмлегебез, тырышлыгыбыз һәм югары нәтиҗәләргә омтылышыбыз Ватаныбызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен нигез булсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм мул тормышлар телим!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы   Р.Р.Нотфуллин

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International