"Күрше фест"ка кушылыгыз!

2025 елның 6 июне, җомга

Хөрмәтле райондашлар! "Күрше фест"ка кушылыгыз!

"Күрше фест" конкурсына гаризалар 15 июньгә кадәр кабул ителә!

Әлеге конкурска май ае башында башында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт бирде.

Җиңүчеләр 1 июльдә игълан ителәчәк. Ә июль аеннан 30 сентябрьгә кадәр аларның үз ишегалларында матур чаралар үткәрү мөмкинлеге булачак!

"Күрше фест" - "Безнең ишегалды" программасы кысаларында уникаль проект! Үз ишегалдыгызны матурлау һәм ямьгә төрү өчен актив катнашыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International