Балтач үзәк балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар булды

2025 елның 10 июне, сишәмбе

10 июнь көнне 1нче номерлы балалар бакчасында Күп белүчеләр көне үтә. Шул уңайдан зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүчеләр Балтач Үзәк  балалар китапханәсенә килделәр. Алар биредә “Нәрсәгә һәм ни өчен?” (“Отчего и почему?”) дип аталган интеллектуаль уенда катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларны тормышның төрле өлкәләре буенча әзерләнгән биремнәрдә сынап карадылар. Балалар “Табигатьнең гүзәл күренешләре”, “Бу нәрсәнең өлеше?”, “Ашарга ярый, ярамый”, “Китапны таныйсыңмы?”, “Юл билгеләрен беләсеңме?” кебек уеннарда сынатмадылар, үзләренең дөрес җаваплары белән таң калдырдылар. “Сәләтлеләр уены” кемнең оста шахматчы һәм Рубик кубигын тиз тезүче икәнен күрсәтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International