Балтач районы башлыгының Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2025 елның 7 июне, шимбә

Хөрмәтле райондашлар, ерак араларны якын итеп, туган якны сагынып кайткан кадерле кунаклар! Сезне ихлас күңелдән, Сабантуе - хезмәт кешесен данлау бәйрәме белән котлыйм!

Балтач районы – авыл хуҗалыгы буенча махсуслашкан район. Мактаулы хезмәт ияләре – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бар кешелекне туендыра, табыннарыбызны сый-хөрмәтле итә. Районыбыз игенчеләре быелгы язгы чәчү эшләрен дә уңышлы башкарып чыктылар, 2025 елгы язгы чәчү кампанияседә 38 мең 805 гектар мәйданда сабан орлыклары җир куйнына иңдерелде. Басу-кырларда  чәчүлекләрне тәрбияләү, терлек азыгы хәзерләү эшләренә старт бирелде. Һәр яшәеш елны мул икмәкле, мул сөтле һәм итле итеп тәмамлар өчен никадәр тырышлык тәлап  ителгәнен, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр генә бар нечкәлеге белән аңлый. 

Районыбызның иң зур горурлыгы – аның бердәм, уңган халкы. Нинди генә хезмәттә булсалар да, халкыбыз үз туган төбәгенең изге җиренә баш ия, аны ямьле, данлы итеп күрү өчен көчен кызганмый. Шушы фидакарьлекнең күркәм символы булып торган, бай рухи мирасыбызны, үзенчәлекле гореф-гадәтләребезне чагылдырган Сабантуйларын күтәренке рухта, яхшы кәеф чыганагы белән, районыбыз һәм хезмәтсөяр халкыбыз белән горурланып, бердәм булып бәйрәм итик! 

Сезнең һәрберегезгә бәхет, сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, ил-көннәр бәрәкәте телим. Йортларыбызда һәрчак тынычлык, муллык булсын! Бәйрәмнәр имин узсын һәм безне яңадан да зуррак хезмәт үрләренә рухландырсын!

Хөрмәт белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International