Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитетының 2025 елның 23 апрелендәге 136 номерлы күрсәтмәсе белән Балтач районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында хезмәтне саклауга багышланган видеороликлар конкурсы игълан ителгэн иде.
Конкурста Балтач районы мәгариф учреждениеләре укучылары үзләрененң ата-аналары (законлы вәкилләре) һәм кызыксынган башка затлар белән берлектә катнаштылар.
Конкурска йомгак ясап, җыйган баллар саныннан чыгып, 2 категория буенча җиңүчеләр билгеләнде. Һәм алар 1 июнь көнне –Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чарада тантаналы рәвештә грамота һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.