Кешене хезмәт бизи дип юкка гына әйтмиләр шул, халкыбыз элек-электән хезмәт белән гомер иткән, хуҗалыгында кирәкле булган бөтен әйберне үзе җитештергән, кирпечен дә суккан, самоварын, казанын да койган, паласын да суккан, бизәнү әйберләрен дә үзе ясаган. Замана үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Яшь буынны һөнәр ияләре белән таныштыру, хезмәткә хөрмәт уяту максатыннан, 16 май көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсе Балтач мәктәбе һәм гиназиясенең 8 сыйныф укучылары өчен “Һөнәрле кулда гәүһәр бар” дип исемләнгән чара үткәрде.
Чараның хөрмәтле кунаклары: үсеп килүче буынга төпле һөнәр алуда зур мөмкинлекләр бирүче, күпсанлы укучыларыбызны һөнәрле иткән Балтач агрокөллиятенең директор урынбасары -Низамов Рәйхан Илдар улы, районыбызның ветеринария лабораториясендә табибә – Нуриева Алсинә Ришат кызы, беренчеләрдән булып үз остаханәсен ачкан актив райондашыбыз - Зәйнетдинова Алинә Рафаэль кызы, Гадәттән тыш хәлләр оешмасының 110 нчы янгыннан саклау һәм коткару бүлеге җитәкчесе Салихов Дамир Радик улы катнашты.