Алар нинди генә тармакта эшләмәсеннәр, нинди генә эшкә тотынмасыннар, һәрвакыт куелган максатларына ирешучән, тырыш, үҗәт, кыю, батырлар...
🌟Бүген бертөркем волонтерларыбыз
тантаналы шартларда "Махсус хәрби операция барышында фидакарь хезмәт һәм максатларга ирешүгә зур өлеш керткәне өчен” Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсонның Рәхмәт хаты һәм “Россия волонтерларына” медале белән бүләкләнделәр.
Мәртәбәле бүләкләрне волонтерларга Дәүләт Думасы Депутаты Илья Вольфсон һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамиль Нутфуллин тапшырды.