Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Яу кырында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!
Сезне район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән ихластан котлыйм! Илебезгә ирек һәм тынычлык яулап алучыларга карата йөрәкләрдәге рәхмәт һәм хөрмәт хисләре шушы еллар эчендә кимемәде. Ветераннарның тиңдәшсез батырлыгы, фидакарь хезмәте, ил өстенә яу килгәндә районыбызның батыр ул-кызларының да тере калкан булып, дошманга каршы күтәрелүләре – зур батырлык, без алар белән горурланабыз.
Бөек Ватан сугышы һәр гаиләдә үзенең тирән эзен калдырган. Сугышчан һәйкәлләрдә исемнәре мәңгеләштерелгән батыр солдатлар – күпләрнең әтиләре, бабайлары. 80 ел буена ничә буын берсе-берсен тулыландырса, алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы онытылмый, якты йолдыз булып, яшь буынга дөрес юл күрсәтә, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтә.
Сугыш корбаннарсыз булмый. Илебездәге бүгенге вәзгыять тә җитди караш таләп итә. Украинада барган бәрелешләр вакытында батырларча һәлак булган райондашларыбыз – чын каһарманлык үрнәкләре. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыюда берләшкән райондашларыбызга, волонтерларга тагын бер кат олы рәхмәтемне җиткерәм. Илебез чикләрен сакларга чакырылган, контракт буенча хәрби хезмәт узучы егетләребез һәм аларның гаиләләренә һәрвакыт сүз белән дә, гамәлләребез белән дә терәк булу – безнең бурыч.
Дәһшәтле сугыш кырында һәлак булган һәм сугышта катнашкан батыр солдатлар истәлеге ил биеклегендә уза торган “Үлемсез полк” акциясендә дә танылу алды. Сугышчы-солдатлар һәм ветераннар – барысы да истә, күңелдә калыр.
Хөрмәтле райондашлар, сезне тагын бер кат тарихи истәлеккә ия иң төп һәм ихтирамлы бәйрәм – Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Балаларыбызга, оныкларыбызга һәм үзебезгә сугыш авазлары астында уянырга, сугышчы солдатлар каберләре артуын күреп, сагыш-хәсрәтләргә уралырга язмасын. Райондашларыбызның батырлыгын горурлык һәм рәхмәт сүзләре белән искә алыйк, хөрмәтебезне белдерик. Илебезгә иминлек, Һәрбер гаиләгә тынычлык, бәхет һәм саулык-сәламәтлек телим. Бәйрәм белән Сезне!
Хөрмәт белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин