2025 елның 13 мартында «Труд» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техосмотр узды. Техник тикшерүдә күрше районнарның, Киров өлкәсе һәм Марий-Эл Республикасы район инспекцияләре башлыклары катнашты. Шулай ук чарага Балтач районы агросәнәгать комплексы оешмаларының баш инженерлары һәм хезмәтне саклау буенча белгечләре чакырылган иде.
Көн тәртибенә ярашлы рәвештә түбәндәге актуаль мәсьәләләр каралды:
- техниканың әзерлеге турында;
- язгы чәчү кампаниясен, югары сыйфатлы итеп, кыска срокларда уздыру бурычлары турында;
- кыр эшләрен башкарганда техниканы имин эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү турында;
- авыл хуҗалыгы тармагында бәхетсезлек очракларының сәбәпләре булган хокук бозулар турында;
-хезмәт кануннарындагы үзгәрешләр турында.
Семинар ахырында, катнашучылар хезмәтне саклау кагыйдәләренең һәм язгы кыр эшләрендә катнашкан барлык хезмәткәрләрнең җитештерү дисциплинасының үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтү зарурлыгын билгеләп үттеләр.