Балтач кызы Алия Исрафилова чаңгы буенча Россиянең җыелма командасында

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Россиянең чаңгы узышлары федерациясе 2026/2027 еллар сезонына юниорлар һәм юниоркалар җыелма командасы составын раслады. Аңа Татарстан Республикасыннан ике вәкил керде. Юниоркалар составында безнең Балтач кызы Алия Исрафилова катнаша.
Команданың якындагы  җыены 16–31 май көннәрендә Кисловодскида үтәчәк. Алиябезгә уңышлар телибез! Горурланабыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International