Балтач муниципаль районы Башлыгының бәйрәм белән котлавы

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне, җиһаныбызга чын язгы аһәң иңдергән май ае, Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!
Яз безнең күңелләребезгә яшәү дәрте өсти, яңадан-яңа хезмәт биеклекләренә өнди. Кырларыбызда яңа уңышка нигез салынган бу көннәрдә без язның асылын беркайчан булмаганча аңлыйбыз.

Районыбыз халкы хезмәт сөючәнлекләре белән һәрвакыт аерылып торды. Балтач җире - данлыклы хезмәт традицияләрен, районыбызның чәчәк атуына бөтен көчләрен бирүчеләрне хөрмәтләү ягы. Үз куллары белән туган районыбыз яшәешен, үсешен тәэмин итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт!

Бәйрәмнәрне тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкаларны да сөендерик. Барлык гаиләләргә,ил-көннәребезгә иминлек телим. Якыннарыбыз белән һәр көннең матурлыгын тоеп яшик.

Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International