Хезмэтне саклау турында

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

2025 елның 28 апрелендә - Балтач муниципаль районының Сосна мәдәният йортында Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча Координация Советының күчмә утырышы булды. Утырышта мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, прокуратура, мәгариф идарәсе һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Чарада мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклауга бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Хезмәтнең имин шартларын тәэмин итү, аларны яхшырту, хезмәт шартлары торышына даими мониторинг ясау буенча чаралар эшләү мөһимлеге һәм зарурлыгы билгеләп үтелде.

Исегезгә төшерәбез, үсеп килүче буында хезмәт иминлегенең һәм хезмәт эшчәнлеге барышында хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауның әһәмиятен аңлау максатларында 2025 елның 23 апреленнән алып 2025 елның 01 июненә кадәр мэгариф учреждениялэрендэ белем алучы балалар арасында хезмәтне саклауга багышланган видеороликлар конкурсы уздырыла.

    Конкурста Балтач районы мәгариф учреждениеләре укучылары  узлэренен ата-аналары (законлы вәкилләре) һәм кызыксынган башка затлар белән берлектә катнаша ала. Катнашучыларның яше 7 дән 18 яшькә кадәр. Конкурсны уздыру тәртибе турында тулырак түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:

 

https://baltasi.tatarstan.ru/postanovleniya-622193.htm?pub_id=4561316

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International