Балтач район Советы  Президиумы утырышы узды

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Балтач район Советы  Президиумы утырышының көн тәртибе

 

  1. Балтач  муниципаль районының 2024-нче елгы  бюджет  үтәлешен раслау турында (икенче укылыш).
  2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының  2025  нче  елга һәм 2026-2026 нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
  3. Балтач   муниципаль   районының   агымдагы   елның  3  айлык   бюджет үтәлеше турында.

    4. Балтач район Советының “Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органнарында сайланып куелып үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручыларның, муниципаль хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хакын билгеләү һәм аны башкару тәртибе турында” 2018 елның 28 апрелендәге 127 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

  1. Кече һәм урта эшмәкәрлек  субъектларына, кече   һәм  урта   эшмәкәрлек  субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзи торган оешмаларга бирү өчен билгеләнгән Балтач муниципаль районы милкендә булган һәм өченче затлар хокукларыннан (кече эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле мөлкәт исемлегенә өстәмәләр кертү турында.
  2. «Татарстан  Республикасы   Балтач   муниципаль   районы»  муниципаль  берәмлегенең 2025 елга  муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турынада.

        7. Татарстан  Республикасы   Балтач  муниципаль   районы   территориясендә муниципаль контрольгә кагылышлы өлешендә аерым норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү турында (муниципаль җир контроле, урман контроле, автомобиль транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы Нигезләмәләр).

        8. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында аерым категориядәге затларга чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм булдыруны, акчалар һәм кыйммәтле әйберләр саклауны тыю турындагы Нигезләмәне үз көчен югалткан дип тану хакында.

         9. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Куныр авыл җирлегенең Ямбурово поселогын бетерү турында.       

        10. 2024-нче елда  Татарстан  Республикасында, Балтач муниципаль районында кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.

        11. Балтач  район Советының 2024 елда кабул  ителгән  карарларының  үтәлеше турында.

        12. Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы  бүлегенең  2024-нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International