Үзәк китапханә. «Бишне бир»көне

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

«Дай пять!» («Бир бишне!») көне — ул елмаю һәм шатлык уята торган бәйрәмнәрнең берсе.  Ул  кешеләрнең кәефен яхшыртыр, аларны дусларча берләштерер һәм көндәлек тормышка бераз позитив өстәү өчен уйланылган.
17 апрель көнне Балтач урта мәктәбенең 3-А сыйныфы укучылары  «Дай пять!» («Бир бишне! ») дип аталган библиокалейдоскопта катнашырга Балтач Үзәк балалар китапханәсенә килделәр.  Чараның башында китап укучылар бәйрәмнең асылы, тарихы белән таныштылар, бу бәйрәм чакырып торган дуслык-татулык, бердәмлек кебек төшенчәләр турында сөйләштеләр. Чара  күмәк уеннар белән дәвам итте. Сыйныфташлар белән бергәләп биремнәр  үтәү, башваткычлар чишү балаларга ошады. Алар дөрес җаваплар саен “биш биреп” яхшы кәеф, матур эмоцияләр җыйдылар.
#балтач #балтаси #балтачүзәккитапханәсе #балтасинскаяцентральнаябиблиотека

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International