21 нче март көнне Казан шәһәренең «Әкият» курчак театры бинасында “Ел укытучысы” һөнәри бәйгесенә йомгак ясадылар. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабында Балтач мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйретдинова Гүзәлия Мөхәммәт кызы катнашты.
Күп сынаулардан торган бу катлаулы этапта Россия төбәкләреннән, республика районнарыннан барлыгы 31 укытучы көч сынашты. 4 көн дәвамында укытучылар Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясе укучылары белән сыйныф сәгатьләре, дәресләр үткәрделәр, мастер-классларын һәм методик остаханәләрен тәкъдим иттеләр.
Әлеге тантаналы чарада Гүзәлия Мөхәммәт кызы «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең «Күңелем игелектә» номинациясендә җиңү яулады. Аңа Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының дипломы һәм бүләге тапшырылды. Гүзәлия Мөхәммәт кызын конкурстагы лаеклы чыгышы белән котлыйбыз, җаваплы хезмәтендә уңышлы алымнар, яңа ижади ачышлар телибез!