Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны кабул итәчәк

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

2025 елның 2 апрелендә 10.00 сәгатьтә Балтач муниципаль районы Балтач бистәсендә гражданнарны һәм юридик затларны Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы җитәкчелеге һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе белән берлектә узачак.

      Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Татарстан Республикасы, Балтач муниципаль районы, штп. Балтач, Ленин урамы, 45 нче йорт (Үзәк китапханә бинасы).

       Кабул итүгә язылу дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8(843)221-80-36 телефоны аша алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International