13 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Тайны старой сказки Петра Ершова” дип аталган әдәби сәгать үтте

2025 елның 14 марты, җомга

2025 елда  танылган язучы, данлыклы “Конёк-Горбунок” әкиятнең авторы П.П.Ершовның тууына 210 ел тула. Башка әдәби жанрларда иҗат итсә дә, П.П.Ершовны бердәнбер “Конёк-Горбунок” әкияте бөтен дөньяга таныта. Бик күп сабыйлар әлеге әкиятне укып, аның буенча төшерелгән мультфильмнарны карап үсә, яхшылык-яманлыкны аерырга өйрәнә.  
13 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Тайны старой сказки Петра Ершова” дип аталган әдәби сәгать үтте. Балтач урта мәктәбенең 3-Б сыйныфы укучылары “Конёк-горбунок” әкиятенең язылу тарихы, геройлары белән таныштылар. Бу танышу кызыклы уеннарга үрелеп барды. Укучылар, нәкъ әкияттәге кебек, “ат”ка атланып, “тылсымлы” каурый алырга бардылар, әкияткә ясалган бертөрле иллюстрацияләрдән аермалар  таптылар.
Чараның азагында кунаклар 1975 елда төшерелгән “Конёк-Горбунок” мультфильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International